Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлат районы кырларыннан 46 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынган

    Кичәге көнгә район кырларыннан 46 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынган.

    Хуҗалыкларда нигездә уҗым культуралары суктыралар, бу эш 80 процентта башкарылган. Район буенча уртача уңыш 27, 6 центнер тәшкил итә.
    Районда урак белән бер вакытта җир эшкәртү һәм уҗымнар өчен җир әзерләү эшләре дә дәвам итә. Быел бездә уҗым культуралары 19 мең гектарда чәчелер дип көтелә. Кичәге көнгә барлыгы 15 мең гектардан артык җир әзерләнгән. Хуҗалыкларда уҗым чәчүгә 15 августтан соң керешергә ниятлиләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: