Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлат районы сайлау участокларында тавыш бирүләр дәвам итә

    Бу минутларда шәһәрнең 3нче мәктәбендә урнашкан Нурлат-Мәскәү һәм Нурлат - Завод сайлау участокларында да җанлылык. Шикәрчеләр бистәсендә яшәүчеләрнең күбесе төшкә кадәр үз тавышларын бирергә өлгергәннәр инде, әмма халык төркеме кимеми.

    -Сайлауга гаиләбез белән килдек,-ди гаилә башлыгы, 2323сайлау участогы сайлаучысы Юрий Романов.-Татарстан Президентын сайлау кебек мөһим вакыйганың бездән башка үтүен теләмим. Без шул республикада яшибез, шунда эшлибез, биредә безнең кызыбыз белем ала, шуңа да минем өчен республикабызның киләчәге нинди буласы бик мөһим.
    Гадәттә сайлауларга бик җитди караган өлкән буынның да активлыгын билгеләп үтәргә кирәктер.
    -Яшьләр бездән үрнәк алсыннар,-ди пенсионер, 2324 участогы сайлаучысы Валерий Евлентьев.-Без лаеклы картлык өчен тавыш бирсәк, алар матур киләчәк өчен сайлау ясыйлар бит. Һәр тавыш әһәмияткә ия, дип уйлыйм. Ә без күп булганда, без көчле, без бердәм.
    Бу участокларда ниндидер закон бозулар теркәлмәгән. 2324 сайлау участогы күзәтүчесе Булат Мирзаҗанов та моны раслый.
    -Комиссия штат режимында эшли. Сайлаучылардан шикаятьләр кермәде,-ди ул.
    Шәһәр һәм район сайлау участоклары мәгълүматларыннан күренгәнчә, сәгать 10га сайлаучыларның 29 проценты тавыш биргән инде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: