Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлат районы территориясендә янгынга каршы гадәттән тыш реҗим игълан ителде.

    Нурлат районы башкарма комитетының " Нурлат районы халкының һәм территориясенең янгын куркынычсызлыгын һәм су объектларында иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар" турында 2014 елның 6 июнендә кабул иткән Күрсәтмәсе нигезендә каралган эш күләме 8 июньдә район башлыгы Равил Кузюров үткәргән киңәшмәдә җаваплы затларга җиткерелде.

    Анда һәр службага конкрет бурычлар куелган иде.Корылык нәтиҗәсендә килеп туган хәлнең җитдилеген киңәшмәне ачкан район башлыгы да, район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Габдуллин да, 125 янгын часте начальнигы Илһам Курамшин да басым ясап ассызыкладылар. Районда иң зур куркынычны коры үләннәргә һәм чүп-чарга ут кабу тудыра, шундый хәл әле генә Киекле зиратында күзәтелгән.
    - Авыл җирлекләре башлыкларына гидрантларга ревизия ясарга, аларны эш реҗимына китерергә, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән берлектә тирә-яктагы урманнарны контрольдә тотарга, халык арасында профилактик эшне көчәйтергә.Коммуналь слуҗбаларга халыкны өзеклексез су белән тәэмин итәргә, агерьларда балаларның иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрергә,-дип кичектергесез чараларны санап үтте Илһам Исламович. Районда янгын деполары булдыру буенча планлы эш тә дәвам итә. Яңа Тумба авыл җирлеге башлыгына быелның 1 августына депоны өлгертү бурычы куелды, ә Аксумлада шундый депо булдыру өчен мөмкинлекләр барлануы хәбәр ителде.
    Киңәшмәдә җәмәгать маллары өчен азык әзерләү темасы да күтәрелде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-марткетинг бүлеге начальнигы Фаил Ивандеев быелгы үлән массаларының зур булмавын әйтеп, бу уңайдан табигый болынлыкларны файдалану, яфрак азык әзерләүгә дә игътибар биреләчәген җиткерде. Сөйләшүгә йомгак ясаган район башлыгы Равил Кузюров кышкылыкка җитәрлек күләмдә азык запасы булдыру өчен инвесторлар, авыл җирлекләре башлыкларына берләшеп хәрәкәт итәргә кушты. Равил Әфраимович шунда ук терлек асраучы шәхси хуҗалыкларга да азык әзерләүдә мөмкин булган ярдәмне күрсәтергә чакырды.
    Киңәшмәдән соң янгын куркынычсызлыгы темасына Мамык авыл җирлеге башлыгы Алия Ахуньянова белән сөйләшеп алдык.
    -Бездә 11 кешене берләштергән, 2 янгын сүндерү машинасы, мотопомпасы булган янгын часте бар. Авыл җирлеге башкарма комитеты ике гидрант булдырды, 4 су башнясында да су алу җайланмалары көйләнгән. Авыл җирлегендәге барлык социаль объектларда янгынга каршы сигнализация куелган, Мамыкта да, Бутаихада да гадәттән тыш хәл очрагына сирена да бар. Барысы да тиешенчә кебек, шуңа карамастан, соңгы араларда гына авылда ике янгын очрагы булды. Соңгысы төнлә булу сәбәпле, хуҗалар соң сизгәннәр, өстәвенә, хуҗалык корылмалары да артык якын урнашкан. Бары янгын сүндерү машиналары тиз килеп җитү нәтиҗәсендә генә янәшәдәге йортларны уттан саклап кала алдык. Ары таба халык арасында аңлату эшләрен көчәйтергә кирәк, димәк, дигән нәтиҗәгә килдек һәм шул юнәлештә чараларны барлыйбыз.
    -Авыл җирлеге җитәкчелегенең халык белән аңлашуын, 125нче янгын часте, нефтьчеләр белән эшлекле мөнәсәбәтен урнаштыра белүе нәтиҗәсендә Мамыкта янгын частен саклап кала алдык,-ди Илһам Курамшин сөйләшүгә нәтиҗә ясап.-Әмма авыл халкының гадәттән тыш хәлләр очрагында бердәмлеге җитми әле. Ярдәмгә бердәм булып алыну ягыннан Илюткино, Түбән Чаллы авылы халкын үрнәк итеп куясы килә.
    Искәрмә
    Янгын яки гадәттән тыш хәл очрагында 01, 101 2-22-72 номеры буенча шалтыратыгыз.
    Сәкинә Хәйруллина
    Дүшәмбе көнне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Сингатуллина, Роспотребнадзор, янгын күзәтчелеге службалары, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге хезмәткәрләреннән торган комиссия "Заречный" лагеренда янгын куркынычсызлыгы һәм балаларның суда иминлеге кагыйдәләре үтәлешен урынга чыгып тикшерде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: