Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районында беренче халыклар җыены Бикколдан башланды

Кичә, 14 гыйнвар көнне Биккол авылында халыклар җыены үтте, ул районда быелгы мондый чараларның беренчесе иде. Җыен эшендә шәһәр һәм район башлыгы Равил Кузюров, аның урынбасары Флюра Ногманова катнашты.

Иң элек Биккол авыл җирлеге башлыгы Рамилә Әхмәтшина авылның юбилярларын, шулай ук төрле эшләрдә актив катнашучыларны котлап, бүләкләп үтте. Аннан җирлек башлыгы узган ел башкарылган эшләр буенча халык алдында хисап тотты. Әлбәттә, бикколлылар өчен 2013 елдагы төп вакыйга төзелеше чирек гасырга сузылган яңа Мәдәният йортының ачылуы булды. Һәм бу уңайдан район җитәкчесе Равил Кузюровның тырышлыгы зур булуы билгеләп үтелде, аңа җирлек башлыгы да, җыенда катнашкан халык та олы рәхмәтләрен иҗткерде. Биккол җирлеге башлыгы Рамилә Әхмәтшина әйтүенчә, авылда халыкның төп керем чыганагы - терлекчелек. Шуңа да бүгенге көндә Бикколда шәхси хуҗалыкларда 278 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 166сы - савым сыерлар, моннан тыш, авыл халкында 25 ат, 25 баш умарта да бар әле. Сөт җыю да оешкан төстә бара. Гомумән, залда утыручылар да, чыгыш ясаучылар да авыл җирлеге башкарма комитетының эшен канәгатьәләнерлек дип таптылар. Әлбәттә, 2014 елда башкарыласы эшләр дә яңгырады: авылның санитар хәлен яхшырту өстендә эшлисе бар, җирлектәге хуҗасыз объектларны теркәп бетерергә кирәклеге дә ассызыкланды. Соңыннан авыл халкы район җитәкчелегенә үз сорауларын да бирә алды. Алар асылда авыл эчендәге юлларның торышына, пай җирләренә, көтүлекләргә прогоннар ясауга кагылышлы иде. Аңлашылганча, сорауларның күбесе инвесторга кагылышлы булды, шуңа да Равил Әфраимович Биккол халкына март аенда инвесторлар катнашында тагы бер җыелыш уздырырга вәгъдә итте. Ә шәхси гозерләре белән мөрәҗәгать итүчеләрне шәхсән үз янына, ягъни кабул итүгә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат