Шәһәрнең 1нче мәктәбенең "Әйлән-бәйлән" экологик хәрәкәте әгъзалары узган атна азагында Биккол авылы янында 200 төптән артыграк нарат үсентесе утыртты.
"Безнең мәктәп укучылары экологик юнәлештәге эшләрдә бик теләп катнашалар, әлбәттә инде, республикадагы урманнарны торгызу акциясенә дә бик теләп кушылдык. Әлеге чара Нурлат урманчылары инициативасы белән үтте, үсентеләрне дә алар бирде. Бу көнне башта мәктәп участогында миләшләр утырттык, соңрак акцияне 9-10 сыйныфлардан 26 укучы белән шәһәрдән читтә - Биккол авылында дәвам иттек", - ди экологик хәрәкәт җитәкчесе, 1нче мәктәп укытучысы Алла Головенькина.
Укучыларның экологик десантыннан Биккол авыл җирлегендә дә канәгать калганнар. "1нче мәктәп укучылары бу көнне тырышып һәм тату эшләп, авылны яшелләндерүгә һәм төзекләндерүгә зур өлеш керттеләр, рәхмәт үзләренә", - ди авыл җирлеге башлыгы Рамилә Әхмәтшина.
Нет комментариев