Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районында – “Психологик десант”

"Ышаныч" үзәге педагог-психологлары 9 февральдән 2 мартка кадәр район авыллары мәктәпләренә "Психологик десант" белән чыга.

Десант кысаларында белгечләр ата-аналар өчен җыелышлар үткәрәләр. Аларда ОГЭ һәм БДИга әзерлек һәм әлеге имтиханнарны тапшыру процессында балаларга психологик ярдәм күрсәтү юнәлеше буенча ата-аналарга киңәшләр бирелә, үзара бәйләнеш ысуллары күрсәтелә. Бер үк вакытта ата-аналар өчен "Социаль интеллектны үстерү аша шәхес формалаштыру" семинар-практикумнары да оештырыла. Февраль ахырында әлеге семинарлар шәһәр мәктәпләрендә дә узачак. Үзәкнең педагог-психологлары укучылар белән дә даими эшчәнлек алып бара. Әйтик, хәзерге вакытта авыл мәктәпләрендә 9-11нче сыйныф укучылары өчен һөнәри ориентлаштыру буенча диагностика үткәрелә. Системалы һөнәри ориентлашу теге яки бу һөнәр таләпләренең балаларның индивидуаль-психологик халәтләренә туры килүен ачыклауга юнәлтелгән һәм һөнәр сайлауда күрсәтелә торган чаралар системасын үз эченә ала.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X