Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлат районының Биккол авылында Сабантуй гөрләде

    Кичә, 8 июньдә, Биккол авылында Сабантуй милли бизәкләргә бай булып, күңелле уеннар, җыр-биюләр белән оешкан төстә үтте.

    Бәйрәмне авыл аксакалы, имам-хатыйб Рафаэль Гәрәев дога белән ачып җибәрде. Бәйрәмдә район башлыгының беренче урынбасары Флюра Ногманова катнашып, халыкка район җитәкчелегенең котлауларын һәм теләкләрен җиткерде. Ә авыл җирлеге башлыгы Рамилә Әхмәтшина авылның быелгы юбилярларын - туган көннәрен, гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтүчеләрне, армия сафларына китәчәк егетләрне котлады, аларга бүләкләр тапшырды. Бәйрәм төрле уеннар, күңел ачулар белән дәвам итте. Колгага менеп әтәч алуда быел да Булат Яруллинга тиңнәр табылмады, гер күтәрү, чүлмәк вату һәм башка уеннарда балалар да, зурлар да теләп катнашты. Быел Сабантуйның иң зур интригасы көрәштә булды. Берничә ел рәттән авыл батыры булып калган Арслан Вилданов быел - өченче, Радик Шарапов - икенче булды, ә абсолют батыр булып Ришат Сәфәргалиев калды.
    Сабантуй көне буе дәвам итте, ул авыл халкының, сыйныфташларның очрашу бәйрәме дә булды. Аны үткәрүдә быел да авылдашлар - мәчет картлары, Мөнир һәм Люция Вилдановлар, Розалия Туктарова, Вахит Вилданов, Рамил Вәлиәхмәтов һәм башкалар ярдәм күрсәткән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: