Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районының Бикүле авылында “Әстәгафирулла” комедиясе премьерасы булды

Бикүле мәдәният йорты каршында эшләп килүче татар халык театры берникадәр ялдан соң нурлатлыларга күренекле драматург Наил Гаетбаевның "Әстәгафирулла" комедиясен тәкъдим итте. Үзешчән артистлар репетицияләрне көздән үк алып барганнар һәм 31 гыйнвар көнне комедияне тамашачылар хөкеменә тапшырдылар.

- Премьерабыз бик уңышлы булды, халык бик яратып кабул итте. Әлеге комедиянең сюжеты кызыклы да, гыйбрәтле дә, тамашачылар аннан үзләре өчен бик күп рухи азык алганнардыр дип уйлыйм, - дип тәэсирләре белән уртаклашты режиссер Илшат Гайсин.
Төп рольләрне үзешчән артистлар Бикүледән Тәнзилә Әһлетдинова, Минсабир Мостафин, Миләүшә Заһирова, Нәфисә Хәсәнова, Чулпаннан Кадрия Әндәрҗанова һәм режиссер Илшат Гайсин үзе башкаралар. Ә спектакльне якын көннәрдә районның башка авыллары халкы да тамаша кыла алачак. 4 февральдә Бикүле халык театры Биккол, 5 февральдә Чулпан, 6сында Фома авыллары мәдәният йортларында чыгыш ясарга ниятли.
Нурлат татар халык театры да тамашачыларга бүләк әзерли. Алар Җиңүнең 70 еллыгына Аяз Гыйләҗев повесте буенча әзерләнгән "Яра" спектаклен әзерли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Театр “Әстәгафирулла” комедиясе