Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлат районының күренекле кешеләре турында яңа китап дөнья күрде

    "Нурлат җиренең күренекле кешеләре" белешмәлек-китабына Нурлат җирендә туып-үскән, яисә биредә гомер кичереп районның гына түгел, Татарстан, Россиянең үсешенә сизелерлек шәхси өлеш керткән 600гә якын кешенең исем-фамилиясе кергән.

    Китапның автор-төзүчесе - язучы, журналист Илдус Диндаров, редакция советында Наил Шарапов, Флюра Ногманова, Александр Токарев, Рәмзия Сингатуллина, Флера Морзаханова, Тәнзилә Фәйзуллина бар. Китап Нурлат муниципаль районы хакимияте ярдәмендә "Сүз" нәшриятендә 1000 данә тираж белән дөнья күрде. "Әлеге китап Нурлат төбәген бөтен илгә таныткан асыл затларның тормыш юлын кыскача гына барлап чыгу, бәян итү белән бергә, фидакарь хезмәт, батырлык өчен аларга безнең чиксез рәхмәтебезнең, ихлас ихтирам-хөрмәтебезнең, фанилыктан кичкәннәрнең истәлеген яд итү билгесе булып та сезгә барып ирешсен иде", - диелә район башлыгы Равил Кузюровның китапка кереш сүзендә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: