Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районында яшәүче Николай Крайнов - нефтьче дә, чаңгычы да

​​​​​​​Операторларның кыш көне төп хәрәкәтләнү чарасы – чаңгылар. Алар аучыларныкы кебек калын һәм чагыштырмача авыр, әмма “Нурлатнефть” НГДУсы ЦКППН ООУ операторы Николай Крайнов өчен чаңгылар – эш җайланмасы гына түгел, ә яраткан мавыгуы да.

Чаңгы спорты белән кызыксынуы күптән, балачагыннан башлана аның. Нәкъ менә әтиләре аңарда һәм ике ир туганында физик тәрбиягә мәхәббәт уята. Алар авылда яшиләр, якында гына елга, чокырлар урнашкан була. Крайновларның һәр көне зарядкадан башланган. Кыш көне барысы бергә тимераякта, чаңгыда шуганнар, хоккей уйнаганнар, җәен футбол тубы типкәннәр.

Шуңа Николай, мәктәпне тәмамлаганнан соң, Волгоград дәүләт физкультура институтын сайлый, һәм соңрак 16 ел дәвамында авыл м ә к т ә б е н д ә ф и з и к тәрбия һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы булып эшли.

2000 елда авылдан 12 километр ераклыкта “Андреевка” УПВСНы ачылгач, Николай Николаевич һөнәрен алыштырырга һәм нефтьче булырга карар итә. Ул вакытлардан бирле 20 ел үткән инде! Һәр көн – кышын чаңгыда һәм җәен велосипедта – ул эшкә зур теләк белән ашыга. Объектта көн саен мичләргә, юл өстендәге җылыткычларга хезмәт күрсәтә. Атнага ике тапкыр 38 километр озынлыктагы нефть үткәргечләрен әйләнеп чыга, нефть агып ятмыймы, законсыз кисүләр юкмы дип тикшерә. Үзе белән һәрвакыт противогаз, навигатор һәм язмаларны теркәп бару өчен блокнот йөртә. Барлык мәгълүматны да язып барып, мастерга, яисә смена буенча өлкән хезмәткәргә тапшыра.

Бу еллар эчендә Николай Николаевич эшен бар күңелен биреп башкара, һәм хәтта җайланма моторының тавышын да аерырга өйрәнгән.

  – Һ ә р  җ а й л а н м а моторының үз кабатланмас тавышы, оркестрны хәтерләткән җыры бар. Аның төзек булуы, барысы да көйле эшләве мотор тавышыннан ук беленә. Әгәр тавышы үзгәрсә, димәк, һава бирүне алыштырырга – арттырырга, яки киметергә кирәк, барысы да тавышның төсмерләренә бәйле, – ди Николай Крайнов.

Коллективта Крайнов – ихтирамга ия, абруйлы кеше. Яшьләр аңа аеруча тартыла, чөнки ул алар белән берлектә “ Та т н е ф т ь”т ә г е н ә түгел, районда һәм республикада оештырыла торган барлык чаңгы ярышларында да катнаша. Тренер буларак, ул “Татнефть” ярышларында ел саен югары нәтиҗәләргә ирешүче оста чаңгычылар Дмитрий Белов һәм Евгений Кашкаровны чаңгы серләренә өйрәтте.

Үзенең башка, әйтик, җиңел атлетика ярышларында да катнашырга теләге зур, әмма аягы сынганнан соң калган имгәнүе моңа мөмкинлек бирми, шуңа чаңгылар бердәнбер юанычы булып кала. Ә Николай Николаевич үз тормышын спорттан башка күз алдына да китерми.

Хәер, гаиләсенең башка әгъзалары кебек үк. Николайның абыйсы – ирекле һәм грек-рим көрәше буенча спорт мастеры, улы Георгий – биатлончы, Россия призеры, Санкт-Петербургта Лесгафт исемендәге физик тәрбия һәм спорт университеты өчен чыгыш ясый. Кызларының б е р с е – м е д и ц и н а хезмәткәре, икенчесе – спорт инструкторы.

Болардан тыш, Ник о л а й Н и к о л а е в и ч фотографияләр белән дә мавыга. Шат күңелле, ачык йөзле, төз буйсынлы – “Нурлатнефть” НГДУсының “Андреевка” УПВСНында менә шундый гаҗәеп, сәламәт яшәү рәвеше белән дус һәм спорт җанлы кеше эшли.

Марина Корнилова

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев