Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлат сабыйлары Җиңү көнен бәйрәмчә каршы ала

    Бүген, 7 майда, "Кояшкай" балалар бакчасында көн Җиңү бәйрәменә багышланды.

    Иртәннән бакчаның әзерлек төркеменә йөрүче сабыйлар бакча коллективына "Җиңү маршы" дип аталган әдәби-музыкаль композиция күрсәттеләр. Сәхнәгә чыккан берсеннән-берсе кечкенә сабыйлар сугыш афәтен бар тирәнлегендә аңлап бетермәсәләр дә, Бөек Ватан сугышы, Җиңү турында күп нәрсә беләләр. Чөнки сугыш һәркайсының гаиләсенә кагылып узган һәм әти-әниләре әби-бабалары турында хатирәләрне, аларның орден-медальләрен, фотрәсемнәрен кадерләп саклыйлар. Чарага әзерлек барышында тәрбиячеләре Гөлнара Әһлиуллина белән Галина Тарасова төрле занятиеләрдә дә Бөек Ватан сугышы турында күп сөйләгәннәр, никадәр матур шигырьләр өйрәткәннәр үзләренә.
    Ә бакчаның музыка җитәкчесе Альмира Гыйззәтуллина өйрәткән патриотик җырларны һәркайсы яратырга өлгергән, шуңа да, мөгаен, чарада башларына пилоткалар да киеп алгач, үзләрен чын солдатлар сыман хис иттеләр.
    Ә чара кечерәк балаларга да сугыш юлын тулысынча күзалларга ярдәм итте. Әнә, кызлар кулъяулыклар болгап егетләрне фронтка озаттылар, санитарка сугышчының яраларын бәйләде, озак та үтми Җиңү маршы яңгырап, кулларына аллы-гөлле чәчәкләр тоткан шат балалар һәйкәлгә ашыкты. Тыныч тормышның иң кадерле мизгелләре шул да. Озак еллар буена бакча мөдире булып эшләп лаеклы ялга чыккан, бу көнне балаларның бәйрәменә ашыгып килгән Суфия Сөләйманова да чыгышында сабыйларга тыныч тормыш, бәхетле балачак теләде.
    Ә чарадан соң бакчага йөрүче балалар тәрбиячеләре белән бергә шәһәр үзәгендәге Дан һәм Хәтер мемориалына барып, һәйкәл итәгенә тере чәчәкләр салдылар. Бәйрәм алар өчен төгәлләнми, 9нчы Май көнне дә әти-әниләре, әби-бабайларына ияреп үзәк мәйданга барачаклар әле алар. Бабалары бүләк иткән Бөек Җиңү бәйрәме һәр баланың күңелендә гомерлеккә сакланырга тиеш.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: