Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлат шоферлары өчен “13” – бәхетсезлек саны

    10 февральдән башланган "Җәяүле" профилактик операциясе барышында тиешле булмаган урыннан юлны чыккан 15 җәүлегә 500әр сум күләмендә штраф салынган.

    Моннан тыш, җәяүлеләргә юл бирмәгән 33 машина йөртүче дә тоткарланган. Аларның һәркайсына 1000әр сум штраф түләргә туры киләчәк. Кагыйдә бозуларның күпчелек очрагы 13 февраль, җомга көнгә туры килгән. Бу көнне 13 машина йөртүче җәяүлегә юл бирмәгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: