Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлат солдатларын зурлап озаталар

    1 апрельдән башланган язгы чакырылыш кысаларында, 20 майда Нурлат егетләренең икенче партиясен армия сафларына озаттылар. Иртә таңнан олы юлга кузгалган булачак ватан сакчыларын озатырга район башлыгы Равил Кузюров та килгән иде.

    Хәрби комиссариат бинасы янында халык гөр килде: кемдер елый, кайсыдыр сагышлы җыр суза, егетләрне һавага чөяләр, үгет-нәсыйхәт бирәләр... Әнә, Бикүле авылыннан Илгизәр белән Асия апа Галиуллиннар төпчек уллары Илназны армиягә озаталар.
    - Бик тыныч, сабыр да, берүк вакытта шук һәм уен-көлкене дә ярата улыбыз, уң кулыбыз инде, - ди гаилә башлыгы Илгизәр. - Мин үзем чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән идем. Улым да сынатмас дип уйлыйм. Исән-сау йөреп кайтсын.
    Илназ үзе дә армияне көтеп алган. Мәктәпне тәмамлау белән Нурлат аграр техникумында тракторчы-машинист һөнәренә укырга да өлгергән.
    - Болай олылап озату үзе үк кәефне күтәрә, - ди Илназ. - Армиягә китү өчен язгы чакырылыш бик җайлы вакыт, диләр. Шуңа да 1 ел бик тиз узып китәр дип уйлыйм. Әти-әниләргә, дус-туганнарга шалтыратып торырга вәгъдә бирәм.
    Ул арада егетләрне исемлек буенча медицина тикшерүе узарга дәшеп алдылар, аннан инструктаж. Район башлыгы Равил Кузюров исә, егетләргә үз теләген җиткерде:
    - Ир-ат өчен армия тормыш мәктәбе ул, - диде район башлыгы. - Армия егетләрне чын ир-ат итеп тәрбияли. Бер дигән уллар үстергән әти-әниләргә бик зур рәхмәт. Ә егетләргә нинди генә гаскәрләргә эләксәләр дә, сәламәтлек һәм уңышлы хезмәт телим.
    Хәрби комиссар Захир Абдуллин егетләрне бергә якташлар булып хезмәт итәргә чакырды:
    - Иң мөһиме сау-сәламәт булыгыз, район данына тап төшермәгез. Һәм истән чыгармагыз: мин сезнең һәркайсыгыз өчен җавап бирәм.
    Язгы чакырылышта армиягә китүче егетләрнең барысы да электрон карталар белән тәэмин ителәчәк. Бу чакырылышта төп акцент югары һәм урта һөнәри белемле егетләргә ясалган. Нурлат егетләре нигездә Көнбатыш, Үзәк һәм Көньяк округларга җибәреләчәк. Тагын бер яңалык: армиядә төнге һәм төштән соңгы ял вакыты озайтылган. Егетләрнең чираттагысы 26 апрельдә озатылачак. Анда 8 егетне армия сафларына озату планлаштырыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: