Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат таксилары закон кабул ителгәч ак төскә кермәде

Яңа елның беренче көннәрендә үк шәһәребездәге такси службалары бәяне арттырган.

"1 гыйнвар көнне бәяләр 300 сумга кадәр күтәрелгән иде. Ярар, бик кирәк булгач анысын да бирер идең, әле бит тимер юлчылар бистәсенә бармыйбыз, ара ерак дип кырт кисәләр", - ди редакциянең "кайнар линия" телефонына шалтыраткан газета укучыбыз. Ара ераклыгы дигән микрорайоннарга бер тимер юлчылар бистәсе генә керми икән. Шикәрчеләр бистәсе, Төньяк-Көнчыгыш, Әфганчылар бистәсе дә кергән бу "кара" исемлеккә. Сораштырулардан күренгәнчә, таксистлар күбесе шәһәрне белеп тә бетермиләр икән.
"Мин килгән кеше, шәһәрне белеп бетермим. Юлны күрсәтсәгез, илтеп куям", - диде "Эссен" сәүдә үзәге янындагы ноктада бер таксист. Чыгышы белән җылы як кешесе булуы күзгә бәрелеп тора үзенең.
Газетабызның 31 гыйнвар санында "Такси хезмәте канәгатьләндерәме?" дигән алхәбәрдән соң да бу темага 10нан артык сорау керде. Нигездә газета укучыларыбыз такси службаларында тәртип булмаудан, бәяләр артудан зарлана.
- Дәүләттә эш булмаганлыктан, такси службасына эшкә кердем, - ди Илшат Камалетдинов. - Әмма бу службалардагы тәртипсезлекләргә әле дә күнеп җитә алмыйм. Кулда рөхсәт бар, әмма акчаны хуҗалар эшли, безгә арттырмыйлар, шәхси эшмәкәр буларак рөхсәт алгач, салымны бит миңа түлисе. Ә белгәнегезчә, салымнар аз түгел. Миңа калса, рәсми булмаган килеш эшләвең хәерле.
Сораулар бихисап: бәяләр контрольдән ычкынган, машиналар иске, руль артына очраклы шоферлар утыра, күп машиналарда балалар өчен иминлек каешлары, я булмаса махсус урындыклар юк. Агымдагы елның 1 гыйнвареннан такси машиналары тану билгесенә һәм таксометрга ия булырга тиеш иде.
Болар - илдә таксопаркларны үзгәртеп кору турындагы закон нигезендә башкарылырга тиешле эшләрнең берничәсе генә. Әлеге тармак дәүләт органнары һәм халык тарафыннан ныклы контрольдә булачак дигән сүзләр күптән йөрсә дә, алда әйтеп узганыбызча, Нурлат такси паркында үзгәрешләр сизелми. Яңалык - үзгәрешләргә Нурлат такси службалары әзер түгел дип авыз тутырып әйтергә була. Бу - машиналарның бер төстә булмавыннан үк күренеп тора.
- Закон эшләми, ике ел эчендә легаль булмаган таксистлар тагын да артты, - ди шәһәрнең бер такси службасы җитәкчесе. - "Бомбил"ларны штрафлар да куркытмый. Минем рөхсәт кәгазем булып, салымнар түлим, еш кына шул "бомбил"лар аркасында эшсез утырабыз. Легаль булмаган хезмәт өчен штраф 50 мең сумга кадәр күтәрелә, хәтта транспорт чараларын конфискацияләргә мөмкиннәр дигән сүзләр дә йөрде. Әмма, Нурлатта бер генә "бомбил"ның да җаваплылыкка тартылганы юк әле.
Бездә 7 такси хезмәте исәпләнә. Ә рәсми булмаган мәгълүматлардан күренгәнчә, бу бизнеста берничә мең кеше әйләнә икән. Димәк, алар барысы да законны бозучылар. Бәяләрне нигезсез күтәрү дә, иске машиналар һәм башкасы да - нәкъ менә шул "бомбил"лар эше, диләр.
Юл бәясен дә шәхси эшмәкәр булып теркәлгән таксистлар үзләре санап чыгарган.
- Аларның кайсы "бомбил", кайсы закон кысаларында эшләвен кайдан беләсең, - ди нурлатлы Дмитрий Кузьмин. - Икесенең дә шашкасы куелган, бәяне ничек әйтәләр, шулай бирәсең.
Шәһәрдә закон буенча эшләүче ничә такси службасы бар икән дигән сорауга да төгәл генә җавап бирүче булмады. Күпме шәхси эшмәкәр такси хезмәткәре буларак теркәлгән икән, дигән сорауга районара Салым службасында да "шәхси мәгълүматлар таратылмый", дигән сылтау белән җавап бирергә теләмәделәр.
Кызганыч, шәһәрдә әлеге службаларны контрольдә тотучы органны таба алмадык без. Шәһәрдәге такси службалары белән район башкарма комитеты да, "Роспотребнадзор"ның территориаль идарәсе дә, прокуратура, ЮХИДИ хезмәткәрләре дә әлләни кызыксынмый булып чыкты. Шулай да ЮХИДИ статистикасында таксистларны һәм аларның җитәкчеләрен уйланырга мәҗбүр итәрлек саннар юк түгел үзе. Мисал өчен, узган ел гына да район юлларында таксистлар катнашында 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Шул ук вакытта бөтенләй шашкасыз такси хезмәте күрсәтүче машиналар барын да онытмыйк. Законсыз эшләүчеләр исә үз хезмәтләрен нигездә төнлә күрсәтә. Халыкны уяулык турында кисәтәсебез килә: такси белән булган фаҗигаләрне онытып бетермәгәнсездер әле?!
Шәһәр прокуроры ярдәмчесе Евгений Сергеев әйтүенчә, әлеге службаларга узган елдан бирле тикшерү уздырылганы юк икән. Ә менә бәяләрнең кайдан килүе хакында беркем төгәл мәгълүмат бирә алмады. Имеш, бу службаларны ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы контрольдә тотарга тиеш, ди. Иманыбыз камил: руль артына утырган такси шоферларының яртысыннан артыгы медицина тикшерүе дә узмый. Мондый шартларда культуралы хезмәт күрсәтүдән бигрәк, иминлек турында күбрәк уйланырга туры килә пассажирларга.
Бездә таксомотор базары үсеп, машиналарны бердәй төсле итеп үзгәртер өчен шактый вакыт кирәк булырга охшаган.
- Республикада такси хезмәтләренең эшчәнлеген тикшерү апрель аенда башланачак, - ди ЮХИДИнең пропаганда инспекторы Ринат Мөгайнетдинов. - Менә шул вакытта кемнең легаль эшләве, ә кемнең закон бозуы ачыкланачак.
Шулай, арада закон нигезендә эшләүчеләр дә юк түгелдер, әмма күбесе үз кесәләрен кайгырту ягында, аларны пассажирларның иминлеге, бердәм бәя системасы булдыру да борчымый. Бәлки контрольсезлек аларны ситуацияне үз кулларына алырга мәҗбүр иткәндер дә. Бәяләр "ычкынган", нигездә машиналар техник карау, машина шоферы медицина тикшерүе узмаган, заказлар сайлап кына үтәлә, балалар өчен урындыклары юк, маршрутны белмиләр... Нурлаттагы такси хезмәтенең тулаем картинасы бүген шулайрак күзаллана. Ә иң аянычлысы, бу - бүген генә пәйда булган күренеш түгел һәм ситуация иртәгә үзгәрер дип тә өзеп кенә әйтеп булмый. Тик контрольсезлекнең дә очы чыгачагы һәм һәркайсыбызның битарафлык корбаны булу ихтималы барлыгын онытмыйк.
Легаль таксистны "бомбилдан" аерып торучы нәрсәләр: шашка, фонарь, ак яки сары төстәге автомобиль, рөхсәт кәгазе. Әгәр бу атрибутлар юк икән, 5 мең сум штраф түләргә әзер бул! Моннан тыш, яңа закон буенча такси ГЛОНАСС системасы белән җиһазланырга тиеш. Такси машинасында дүрт ишек, ике иминлек мендәре һәм АБС системасы булу шарт. Болар таксида булырга тиешле минималь таләпләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат такси