Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат укучылары экстремизм турында сөйләштеләр

Узган атнада мәктәпнең 10 - 11 сыйныф укучылары дигән темаган хокук саклау органнары вәкилләре белән "Яшьләр арасында экстремистик омтылышлар белән көрәш һәм толерантлылыкны тәбияләүдә хокукый аспектлар" сөйләштеләр.

Экстремизм - бүгенге тормышта иң куркыныч күренеш. Шуңа да укучыларны әлеге проблема айлык башланганчы ук борчыган булган икән. Әнә, мәктәпнең 11 "А" сыйныф укучысы Дима Абрамов кунакларга сорауларын күптән әзерләп куйган. Экстремистик җәтмәләргә ничек эләкмәскә? Нурлатта яшәүче чит ил гражданнары еш тикшереләме? Моннан тыш, өлкән сыйныф укучыларын Россиядә балалар хокукларын яклау турындагы закон, 1 сентябрьдән юл хәрәкәте кагыйдәләренә кергән үзгәрешләр дә кызыксындыра икән.
Очрашуда катнашкан шәһәр прокуроры ярдәмчесе Евгений Сергеев, полициянең балигъ булмаганнар эшләре буенча белән эшләү бүлеге җитәкчесе Камил Шакиров, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия секретаре Ирина Шувалова һәр сорауга аерым тукталдылар һәм киңәшләрен бирделәр.
- Бүгенге көндә безнең районнан 20 чит ил кешесе туган якларына озатылды, - диде прокурор ярдәмчесе Евгений Сергеев. - 200ләп чит ил кешесе кагыйдә бозганы өчен штрафка тартылды. Бер зат экстремистик характердагы материаллар тараткан өчен тоткарланды, - дип конкрет фактларга да тукталды.
18 яшькәчә урамда төнге 10нан соң йөрүгә кагылышлы закондагы яңалыклар да укучылар өчен кызыклы булып чыкты.
- Төнге 10нан соң бала урамда очрый икән, ата-аналарга 500 сум штраф, - диде ПДН начальнигы. - Икенче кат тотылганда, 2000 сум штраф һәм комиссиягә исәпкә куябыз.
Кызганыч, штрафлар артса да, укучылар арасында урамда йөрүчеләр аз түгел икән.
Экстремизга юл куймауның төп юнәлеше - аны профилактикалау. Әлеге тема район мәктәпләрендә 30 сентябрьгә кадәр актуаль булачак. Бу чорда хокук саклау органнары хезмәткәрләре шәһәр мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары белән очрашуларны алга таба да дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат