Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат яшьләре иртәне зарядкадан башлады

25 март иртәсе 350 Нурлат укучысы өчен гадәти булмаганча - ачык һавада зарядка белән башланып китте.

Массакүләм спорт чарасында шәһәр мәктәпләре укучылары, "Форпост", "Яшьләр гвардиясе", "СМС-балалар" оешмалары әгъзалары һәм оештыручылар үзләре - Нурлат районының Яшьләр иҗтимагый палатасы әгъзалары Ленар Әһлиуллин белән Рөстәм Ногманов катнаштылар. Дәртле музыка астында спорт хәрәкәтләрен "Яшәләр гвардия"се активистлары күрсәтеп тордылар. 6 минутлык флешмобның никадәр уңай тәэсирләр бүләк итүен катнашучыларның йөзләреннән күрергә мөмикн булды.
- Бүген безнең иртәбез гомумшәһәр зарядкасыннан башланды, без аннан бик күп уңай энергия алдык. Мондый чаралар яшләрне сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакыра һәм без мондый зарядканың ешрак үткәрелүен телибез, - дип тәэсирләре белән уртаклашты 1нче мәктәп укучысы Лилиана Гарифуллина.
Районның Яшьләр иҗтимагый палатасы рәисе Ленар Әһлиуллин әйтүенчә, киләсе шундый зарядка майда планлаштырыла икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат зарядка