Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат юлчылары чокыр ремонтына керештеләр

​​​​​​​Яз килүнең күзгә күренгән билгеләренең берсе – юл эшләре, дип әйтергә мөмкиндер. Юллар бераз гына киптердеме, юлчылар инде ремонт эшләренә керешә. Һәм, гадәттәгечә, чокыр ремонтыннан башлыйлар.

Тулаем, чокыр ремонтының бу сезоны да Нурлат автомобиль юллары идарәсе өчен кайнар булырга вәгъдә итә.

Идарә начальнигы Рәфис Сафиуллин сүзләренә караганда, агымдагы сезонда юлчылар районыбыз аша үтә торган төбәк юлларының 34 мең квадрат метрында чокыр ремонты ясарга планлаштыралар. Саннарга агымдагы ел башыннан ук тукталсак, алар кечкенә түгел: юлларның 200 квадрат метрында – салкын, тагын 200ендә – коелган һәм 500 квадрат метрында кайнар асфальт-бетон катнашмасы белән чокыр ремонты ясаганнар.

Узган елдагыча, быел да юлчылар чокыр ремонты үткәргәндә төрле ысуллар кулланалар. Нурлат автомобиль юллары идарәсенең җитештерү-техник бүлегендә хәбәр итүләренчә, мисал өчен, юлларның 7500 квадрат метрында агымлы-инъекцияле алым кулланылачак, ягъни чокырлар, ярыклар басым астында тутырылачак. Зур мәйданнарда “карталар” белән ремонт ясарга планлаштырыла – биредә асфальт тигезләгеч ярдәмгә килә. Нигездә исә кайнар асфальт-бетон катнашмасы файдаланыла, шул рәвешле юлларның 19 мең квадрат метрын ремонтлау ниятләнә. Каравыл Тавындагы күпердә дә чокыр ремонтының шундый ысулы кулланыла. Тәҗрибә һәм юл ремонтында файдаланыла торган инновацион технологияләр ярдәмендә юлның бу участогындагы ремонт эшләре дә оптималь срокларда тәмамланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев