Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат журналистлары ТР Дәүләт Советында булып кайтты

Үткән атнада ТР Дәүләт Советы Рәисе, республиканың волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин спорт журналистлары белән очрашу уздырды. Әлеге чарада Нурлат телевидениесе һәм "Дуслык" газетасы вәкилләре дә катнашты.

Парламент бинасында үткән очрашу Дәүләт Советы буенча экскурсия белән башланды: журналистлар депутатларның эш урыннары, шартлары белән таныштылар, Дәүләт Советы тарихы музеен да кызыксынып карадылар. Соңрак парламентның кече залында Фәрит Мөхәммәтшин журналистларны кабул итте, анда алтмышлап газета, телевидение, интернет-порталлар хезмәткәрләре катнашты. Аралашу исә дустанә, рәсми булмаган рәвештә узды. Иң элек Дәүсовет Рәисе журналистларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, аннан сүз бары тик спорт, төгәлрәге, волейбол турында барды. Фәрит Хәйруллович мондый форматтагы очрашуның максатын да гади итеп аңлатты.
- Сезнең белән аралашырга, бер-берегез белән таныштырырга теләдем, - диде ул. - Без Россиянең спорт башкаласында яшибез, шуңа да әлеге исемне алга таба да горур йөртү өчен сезнең тырышлыгыгыз да бик мөһим.
Фәрит Мөхәммәтшин Казанның "Зенит" һәм "Динамо" волейбол командаларының данлыклы уенчыларын районнарга алып барырга, алардан мастер-класслар бирдертергә дигән кызыклы тәкъдим дә кертте. Соңыннан Фәрит Мөхәммәтшин журналистларның күпсанлы сорауларына җаваплар бирде. Очрашу исә соңрак "Санкт-Петербург" волейбол үзәгендә дәвам итте: журналистлар ул көнне "Зенит" - "Ярославич" һәм "Динамо" - "Уралочка" матчларын карый алды. Шулай ук "Зенит" командасының музее белән дә танышырга өлгерделәр. Волейбол үзәге директоры Олег Брызгалов белән булган матбугат конференциясе дә кызыклы үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат