Нурлатка яңадан кыш килде
Табигать гаҗәпләндерүен дәвам итә: мартның кояшлы көннәренә алмашка гадәттән тыш, чын кыштагыча карлы-буранлы һава торышы урнашты.
Инде иртәннән эшкә баручыларны каршы алган кар көртләре, көчле җил һәркемне аптырашта калдырды, шәһәрнең кайбер урамнарында хәтта машиналар да кар көртләреннән чыга алмый аптырады. Кыш Нурлатка озакка кайттымы? Шундый сорау белән без Чулпан метеостанциясенә мөрәҗәгать иттек.
- Бүген җил 23 м/с.ка кадәр җитәчәк, төнлә белән һава торышының түбәнәюе, кар явуы көтелә. Иртәгә җил 15м/с, ә төнлә белән температура -13 градус булыр дип фаразлана, - ди метеоролог Наталья Бондарева.
Ә менә алдагы көннәрдә кар явуы тукталса да, салкыннар атна азагына кадәр торачак икән әле. Шуңа да бу көннәрдә синоптиклар юлларда аеруча сак булырга киңәш итәләр.
Басу-кырларда уҗымнарга янә кар төшүе исә авыл хуҗалыгы белгечләрендә уҗымнарның торышына бәйле борчылу уята. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә әйтүләренчә, басулардагы кар катламы уҗымнарда төрле авыруларның артуына китерә икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев