Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • “Нурлатлес” хезмәткәрләре Татарстан җыелма командасына керәчәк

    "Нурлатлес" учреждениесе хезмәткәрләре "Лесоруб-2014" республика конкурсында II урын алдылар.

    "Нурлатлес" директоры Спартка Еливанов җитәкчелегендәге Нурлат командасы иң яхшы 30 команда арасына эләкте. "Конкурстагы бурычларның берсе урман комплексы хезмәткәрләре арасында республика бәйгесен яңадан тергезү һәм тармак хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын күтәрү иде. Ярышлар берничә этаптан торды. Бездән агач аударучы Николай Гришаков үз ишләре арасында I, ә Станислав Маринин һәм харвестер операторы Рамил Гарифуллин II урыннар алдылар", - диде "Нурлатлес"ның урманнарны торгызу инженеры Ринат Ганиев. Призерларга кыйммәтле бүләкләр тапшырганнар. Ә 19-21 июньдә Кировта "Һөнәрендә иң яхшы" Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы узачак. Анда Татарстан җыелма командасында нурлатлылар да булачак. Әлегә Николай Гришаковның "Иң яхшы урман кисүче" номинациясендә чыгыш ясаячагы билгеле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: