Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

"Нурлатлес" кышка әзерләнә

Узган атна уртасыннан Нурлат урманчылыгында урман тирәли сөрү эшләрен башладылар - участок урманчылыкларында 100 километрлап озынлыкта минераллаштырылган полосалар ясалды инде.

Язын урманнарга ут үрләмәсен өчен профилактика максатларында эшләнә бу.
Урманчылар язга гына түгел, Яңа елга да әзерләнәләр. "Нурлатлес" ДБУсы яңа ел чыршы-наратларын сатуга чыгару хокукына аукционда отты. Мәйданнарын да билгеләп куйганнар инде - яңа елга чыршы-наратларны 6 участок урманчылыгында 50 гектар тирәсе мәйданда әзерләячәкләр. Ә аларда иң кызу вакыт хәзер: урман культураларын тулыландыру бара. Материал Восход участок урманчылыгы питомнигыннан китерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев