Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлатлы Фәридә Борһанова ике аяклы, бер килолы редиска үстергән

    Нурлатлы Фәридә Борһанова хуҗалыгында әнә шундый ике тармаклы "могҗиза-редиска" үскән, үлчәп карасалар - авырлыгы 700 грамман артып киткән икән.

    Фәридә ханым бакчачылык өлкәсендә шактый тәҗрибәле хуҗабикә, әмма участогында моңа кадәр "мутант" яшелчәләр уңганы булмаган икән. Дөрес, кайсыдыр елны галәмәт зур кабак үскәне иде үзе, ди.
    - Быел редисканың "Красный великан" сортын чәчкән идем, димәк, ул исемен тулысынча аклады булып чыга инде, - ди Фәридә ханым.
    Гомумән, Фәридә Борһанованың участогы күп кенә тәҗрибәле бакчачылар да көнләшерлек. Анда үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш, агач-куакларның чутын ул үзе дә тәгаен генә белмидер. Әнә бит, чәчәкләрнең генә дә йөздән артык сортын үстерә ул. "Фәридәнең бакчасында кар яуганда да аллы-гөлле чәчәкләр балкып утыра торган була", - диләр күрше-күләннәре дә сокланып.
    Бакчада нурлатлылар өчен ятрак төрле үсентеләр дә бар. Мисал өчен, дайконны алыйк.
    - Торма белән редиска кушылмасы сымаграк ул, үзе бик тә файдалы, - дип аңлата Фәридә Маратовна. Бакчаның бер читендә эндивий дигән тәмләткеч тә бар. Ул гадәти салат яфрагына охшашрак, анысы да сәламәтлеккә файдалы үзенчәлекләргә шактый бай икән. Эндивийның ватаны Һиндстан ди, Россиягә исә ул Греция, Рим аша үтеп кергән.
    - Бу үсемлекнең мең төрле сихәте бар, - дип дәвам итә Фәридә ханым. - Эндивий гипертония, анемиядән, бавыр авыруларыннан файдалы. Кайбер чыганакларга ышансаң, эндивий хәтта рак авыруларыннан да булыша әле. Эндивий аз калорияле, шуңа да аны авырлыклары кирәгеннән артык булган кешеләр дә ризык әзерләгәндә файдалана ала.
    Фәридә Борһанованың кайнатмалар, тозланмалар, салатлар әзерләүдә дә йөзләгән үз рецептлары бар. Ә теге "могҗиза-яшелчә" исә туганнан туган сеңлесенә бик тә ошаган икән, шуңа редисканы аңа бүләк иткәннәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: