Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлатлылар бәйрәмгә Болгарга баралар

    20 августта Болгар тарихи-археологик комплексының ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасы исемлегенә кертелүе уңаеннан, Болгарда мемориаль такта һәм ЮНЕСКО билгеләрен куюга багышланган тантаналы чара була.

    Анда генераль директор Ирина Боковая җитәкчелегендә ЮНЕСКО делегациясе катнашуы да көтелә. Әлбәттә, бәйрәмдә республика районнары һәм шәһәрләреннән дә кунаклар чакырыла. Бу көннәрдә безнең районнан да тантанада катнашачак кешеләрнең исемнәре барлана. Нурлат районыннан анда район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Габдуллин җитәкчелегендә 60 кешелек делегация барачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: