Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлатлылар Җиңү бәйрәмен спорт мәйданчыкларында да билгеләп үттеләр

    Традиция буенча, шәһәр-районда Җиңү бәйрәменә багышланган күпсанлы ярышлар да шактый спортчыларны үзенә җыйды.

    1970нче еллардан бирле уздырылып килүче, якташыбыз - Советлар Союзы Герое Анатолий Кузнецов истәлегенә традицион Каравыл Тавы - Нурлат марафонында быел 110 спортчы катнашты. Алар арасында яшьләрдән тыш, Аркадий Романов, Евгений Янилкин, Валерий Трофимов кебек спорт ветераннары да актив булды. Иң өлкән йөгерешче Чуваш Мәнҗесеннән Владимир Сергеевка 80 яшь булса, иң кечкенә спортчы Олесь Чубенкога 10 гына тулган иде әле. Марафонда Аксубай, Чирмешән районнары вәкилләре дә катнашты. Төп җиңүне дә Чирмешәннән килгән кунак Сергей Григорьев яулады. "Нурлаттагы марафонда беренче катнашуым, бик ошады, ә җиңүемне ветеран бабама багышлыйм", - диде Сергей Григорьев.
    Моннан тыш, шахматчылар арасында да блиц-турнир уздырылды, анда ун кеше көч сынашты. Ә шикәрчеләр бистәсендә футбол буенча блиц-турнирда төп Кубок өчен ДЮСШ, "Нурлатнефть" НГДУсы, "Сахарник", "АТП-1", "АТП-2" һәм Самара өлкәсенең Максимкино командалары көрәште. Соңыннан район һәм шәһәр спорт ветераннары арасында матч уздырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: