Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлылар Президент Путинга нинди сораулар бирерләр?

Иртәгә, 16 апрельдә, РФ Президенты Владимир Путин халык белән традицион туры линиясен уздыра.

Сораулар кабул 9 апрельдән үк башланган иде инде. Аларны бүген һәм иртәгә дә юллап булачак әле. 16 апрельдә туры линия тәмамланганчыга кадәр стационар яки мобиль телефоннардан бушлай 8-800-200-40-40 номеры буенча шалтыратып, яки смс җибәреп, яисә 040-40ка видесорау юллап Владимир Путинга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Без блиц-сораштыру белән шәһәр урамнарына чыктык Һәм нурлатлыларның иң акуталь сораулары турында белештек.
- Безнең гаилә өчен хәзер иң мөһиме - торак мәсьәләсен хәл итү. Без авария хәлендәге йортта яшибез.
- Бездә кайчан яхшы юллар төзи башларлар? Белмисезме, стадионны кайчан төзеп бетерерләр икән?
- Оныгым абруйлы вузда укый, кызыл дипломга бара, аңа кадәр мәктәпне дә медаль белән тәмамлаган иде. Дәүләтебез яшьләрне вузлардан соң эш урыннары белән тәэмин итсен иде.
- Ана капиталын озайтачаклармы?
- Бюджетныкыларга хәзер хезмәт хакларын бик яхшы күтәрәләр, укытучылар һәм табиблар - бүген иң яхшы түләү алучы һөнәрләр. Ни өчен башка һөнәрләр - мәдәният хезмәткәрләре, почтальоннар, инженерлар, икътисадчылар алардан бик артта калды?
Ел саен Президентка миллионлаган соарулар юллана. Мондый туры линияләрне россиялеләр уңышлы файдалан һәм аңа ышана. Ә җирле масштабта бу функцияне Д.Медведевның "Бердәм Россия" партиясе каршындагы җәмәгать кабул итүе башкара. Бүлекчәнең башкарма комитеты җитәкчесе Ралия Ханиева әйтүенчә, аларда җирле депутатлар да, ТР Дәүсоветы депутатлары Илгиз Салихов һәм Рәис Сөләйманов та, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин да кабул итүләр алып бара. Нурлатлыларның проблемалаларына төрле дәрәҗә депутатларның игътибары нәтиҗәле карарлар табарга булыша.
- Бездә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көннәре дә бик популяр, аларда егермеләп кеше профессиональ юристлар: адвокатлар, прокуратура хезмәткәрләре, нотариусларның җавапларын алалар, - ди Ралия Ханиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат