Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлатлылар республика Сабантуенда катнаштылар

    Шимбә көнне Казан Каенлыгында узган республика Сабантуенда 11 муниципаль район корган йортларның берсе Нурлат районныкы иде.

    Гадәттәгечә, авыл өе, йорт-бакча күренеше һәм кунакчыл татар-чуваш халкы Сабантуйга килүчеләрне көне буе үзенә җәлеп итеп торды. Җыр-бию, спорт уеннары, кул эшләре мастер-классы, авыл өендә әзерләнгән чәй табыны мәйданга кергән кытай, гарәп илләре делегациясен дә, милли матбугат чаралары Форумы әгъзаларын да кызыксынырга, сокланырга һәм бик теләп бәйгеләрдә катнашырга мәҗбүр итте. Киң колач белән, гаҗәеп матурлыкта узган республика бәйрәменә нурлатлылар да үз бизәкләрен өстәделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: