Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлыларга гражданлык активлыгын арттырырга кирәк

Татарстанда коррупциягә каршы сәясәт актив гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында республика халкы, шул исәптән нурлатлылар арасында да "Халыкның коррупция турында фикерләрен өйрәнү" социологик сораштыруы үткәрелә. Һәм менә алар ниләр уйлый.

Татарстан халкы өчен проблемалы мәсьәләләр арасында иң беренче урында товарларга бәяләр тора,коррупция 11нче урында. Быел кор-
рупция халыкның 14 процентын колачлаган. Бу алдагы еллардан азрак булса да, тынычланырга иртәрәк әле. Бигрәк тә нурлатлыларга. Без
кешеләр коррупция ситуациясенә эләгеп тә, беркая да хәбәр итмәүче районнар арасында. "Түбән гражданлык активлыгы теркәлгән" - ан-
дый районнар турында әнә шундый нәтиҗә чыгарыла. Ә бу коррупциягә каршы эштә бик түбән бәяләмә. Төрле тармаклардагы коррупцион
вәзгыять түбәнәйсә дә (алар арасында ЮХИДИ һәм медицина бар),кешеләрнең ришвәт бирергә әзер торулары кимеми. Димәк, һөнәри
өлкәләрдә хезмәткәрләргә контроль арта, ә кешеләр үзләре бик акрын үзгәрә. Белгечләр озакка сузылучан коррупцион хәтер турында хафаланып сөйли. Бу бер тапкыр ришвәт биргән кешеләр соңрак үз проблемаларын шул рәвешле хәл итүне хуп күрәләр дигән сүз. Соцсораштырумәгълүматлары буенча, нурлатлылар иң коррупциячел дип мәктәпкәчә учреждениеләр җитәкчеләрен саныйлар. Безнең район сораштыруның ялган затларны, ягъни туганлык һәм дус-әшнәлек мөнәсәбәтләрен җәлеп итеп, вазифаи хәлдән файдалану фактлары исемлегендә дә күренде. Респондентларның 40 проценттан артыграгы мондый проблема бигрәк тә сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтелүен билгеләп үтте. Әмма һәр коррупцион гамәлгә каршы алым бар. Сораштыруда катнашучылар аларның иң үтемлесе дип законнарның кырыслануын әйттеләр. Әмма бу хәзерге вакытта коррупциягә каршы көрәштә кулланылучы чараларның барысы да түгел әле.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев