Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлыларның шәхси кабинетлары бар

Бездә 264 нурлатлының, шул исәптән 103 пенсионерның Пенсия фондында шәхси кабинетлары бар. Алар чиратсыз гына өйдән торып электрон хезмәтләрдән файдалана алалар.

- Биредә 4 сервис бар. Беренчедән, пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләүгә билгеләү өчен гариза бирергә була, - диде Пенсия фонды идарәсе начальнигы Рушания Шакирова. - Моннан тыш, пенсионерлар пенсия һәм башка социаль түләүләр күләме турында мәгълүмат ала алалар. Бу сервис үз пенсияләрен банк аша алучы эшләүче пенсионерлар өчен актуаль. Әлеге хезмәттән файдаланып, алар индексация нәтиҗәсендә пенсияләрендәге үзгәрешләрне белергә, аналар - ана капиталы, хезмәткә яраклы гражданнар - 2002 елга кадәр стаж күләме турында белешергә мөмкиннәр. Бу сервис элемтә мөмкинлеген дә күздә тота: әгәр сез мәгълүматлар белән килешмисез икән, хәбәр җибәрә аласыз, идарә белгечләре стажны төгәлләштерү буенча тикшерү үткәрәчәкләр.
Шәхси кабинетка керү өчен шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә һәм тапшыруга ризалык биреп гариза язарга һәм пароль алырга кирәк.
Электрон форматта дәүләти һәм муниципаль хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеге туу белән пенсионерларны компьютер грамотасына өйрәтү көн тәртибенә баса. Һәр пенсионер курсларга язылып, уку уза һәм шәхси кабинет аша кирәкле мәгълүматны алу мөмкинлегенә ирешә ала, дип билгелиләр идарәдә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X