Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлатлылар сан алучыны көтәләр

    ​​​​​​​1 августтан 30ына кадәр беренче авыл хуҗалыгы микро сан алуы узачак.

    Авыл хуҗалыгы сан алуының нәрсә икәнлеген беләбез инде. Ул 10 елга бер тапкыр уздырыла һәм Россиядә аның соңгысы 2016 елда булып үткән иде. Ә менә микро сан алу дигәне бераз аптыраш тудыра.

    – Микро сан алу нигездә ике зур сан алу арасында үткәрелә һәм аның барышында сан алу объектлары сайлау ысулы белән билгеләнә, аларның саны кимендә 30 процент булырга тиеш, – дип сорауга ачыклык кертергә ярдәм итте Дәүләт статистикасының Нурлаттагы бүлеге баш белгечэксперты Сирень Садыйкова. Исеме яңача яңгыраса да, максатлары төп сан алудагыдан әлләни аерылмый. Ул авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм үсешен прогнозлаштыруга икътисадый яктан ярдәм итү чараларын эшләү белән бергә авыл җирендә яшәүче халыкның тормышын комплекслы чагылдыру өчен икътисадый һәм социаль-демографик статистиканы ачыклау өчен дә кирәк.

     Әлеге мөһим эш белән исә районда 21 сан алучы һәм 3 инструктор шөгыльләнәчәк.

    – Сан алучылар алдында бурыч җитди – район буенча микро сан алу 10нан артыграк авыл хуҗалыгы оешмасын, 32 фермер хуҗалыгын, 10 бакчачылык ширкәтен һәм авыллардагы 10 меңгә якын шәхси ярдәмче хуҗалыкны колачлаячак, – ди Сирень Рәисовна. – 15 июльдә бүлек белгечләре Татарстанстатта микро сан алуга әзерлек буенча укулар үттеләр инде, сан алучылар өчен укулар бу көннәрдә дә уза.

    Гадәттә халык, аеруча авыл җирендә яшәүчеләр, сан алучыны шикләнеп каршы ала, сорауларга да сагаебрак кына җавап бирәләр. Биредә халыкка ниндиерәк сорауларга җавап бирергә туры киләчәк соң?

    – Сан алу кәгазендә йорт хуҗалыгында яшәүчеләр саны, җир участогы характеристикасы һәм алардан ничек файдаланулары турында сораулар бар, шулай ук терлекләр турында да сорашачаклар. Әмма сан алучыга бернинди дә документ күрсәтү таләп ителми, – ди баш белгеч-эксперт. – Җавапларны сан алучы планшетлар аша электрон сан алу кәгазьләренә тутырып барачак. Тагы шунысын да искәртәсем килә: барлык мәгълүмат та конфиденциаль, алар беркая да таралмаячак.

    Димәк, 1 августтан соң ү з е г е з д ә с а н а л у ч ы н ы көтегез. Аны махсус ут кайтаргыч полосалары һәм “авыл хуҗалыгы микро сан алуы” дип язылган эмблемасы булган яшел төстәге махсус экипировкасыннан танып булачак. Әлбәттә инде, таныклыгын да сорарга онытмагыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: