Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлатлылар тәҗрибәсен – бөтен Россиягә

    ​​​​​​​Районыбызда Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, механикалаштыру, химизация һәм үсемлекләрне саклау департаменты директоры Роман Некрасов булып китте.

    Ул ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов озатуында “Южная” агрофирмасының эремә узелын карады.

     Әлеге узел узган елда сафка бастырылып, быел май аеннан башлап эшче эремәләр ясау өчен файдаланыла. Объектта эшләрнең оештырылуы белән танышканнан соң, Роман Владимирович татарстанлылар, шул исәптән нурлатлыларның да бу юнәлештәге эш тәҗрибәсен югары бәяләде.

     – Төбәк җитәкчелеге муниципаль хакимият һәм авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән берлектә игенчелек тармагында яңа – химизация юнәлешендә масштаблы программаны тормышка ашыра. Әлеге объект минераль ашламаларның, саклау чараларының нәтиҗәлелеген күпкә арттырырга мөмкинлек бирә. Боларның барысына да эремә составын катылыгы, әчелеге буенча көйләү хисабына ирешелә. Бу үрнәкне бөтен Россиягә күрсәтергә, Татарстан Республикасы һәм Нурлат районының эш тәҗрибәсен башка төбәкләргә дә таратырга кирәк дип саныйм, – диде ул, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә чыдамлылыклары, илебезне мул уңыш белән тәэмин итүгә куйган фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп.

    Роман Некрасов фикеренчә, авыл хуҗалыгы культуралары җитештерүдә технологияләрне истә тотып эшләү, заманча прогрессив алымнарны куллану 2021 елда Нурлат районы басуларына килгән каты корылык нәтиҗәләрен күпкә киметергә мөмкинлек бирә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: