Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатның “Легенда” клубы һәйкәлләрдәге исемнәрне барлау эшен дәвам итә

​​​​​​​“Легенда” хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Владимир Малыгин һәм Фомадан фронтовик Бәдретдин Насретдиновның оныгы Минһади Насретдинов Тверь өлкәсендә сугышчы җирләнгән туганнар каберлегендә мемориаль такта урнаштырганнар.

Архив мәгълүматлары белән эшләү дәверендә Казанның Хәрби дан клубы ярдәме белән тагын бер якташыбыз – Бәдретдин Насретдин улы Насретдиновның һәлак булган урыны ачыкланган, моңа кадәр ул Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган дип саналган. Ул 1941 елда һәлак булган, ә кайгы кәгазен фронтовикның гаиләсе быел гына алды. Көтеп алынган документны Бәдретдин Насретдиновичның улына авыл бәйрәмендә тантаналы шартларда тапшырганнар. Күпмедер вакыттан соң исә сугышчының оныгы Минһади Насретдинов “Легенда” клубы җитәкчесенә туганнар каберлегенә барып, бабасы һәм һәлак булган барлык Ватан сакчыларының хәтерен яд кылырга тәкъдим иткән. Туганнар каберлеге Тверь өлкәсенең Оленино поселогында урнашкан.

– Без Оленино районының эзтабарлар штабы белән элемтәгә чыктык. Кызганычка каршы, туганнар каберлегендә җ и р л ә н г ә н с о л д а т л а р исемлегендә якташыбызның исеме юк. Шуңа күрә без аерым мемориаль такта ясап, аны хәрби каберлек территориясендә урнаштырдык. Мемориалга реконструкция ясалганда Бәдретдин Насретдиновичның исеме гомуми исемлеккә кертеләчәк, – дип уртаклашты Владимир Сергеевич.

Ул якын араларда шундый ук такталарны Петр Арютин һәм Ибраһим Шәйхиев җирләнгән урыннарда да урнаштырачакларын билгеләп үтте.

Бөек Ватан сугышында Җиңү кыйммәткә төште. Фронтта күрсәткән батырлыклары өчен якташларыбыз Советлар Союзы Герое исемнәренә лаек булды, йөзләгән сугышчы орденмедальләр белән бүләкләнде. Әмма Бәдретдин Насретдинов һәм районыбызда туып-үскән меңләгән башка кешеләр кебек хәбәрсез югалучылар да бар әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев