Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлатның баш китапханәчесе халыкара коллегаларының тәҗрибәсен өйрәнә

    Бу көннәрдә Нурлат үзәк китапханәсе директоры Роза Липатова "Китапханәләр аша киләчәккә" дип аталган XIII Халыкара конференциядә катнаша.

    Ул 15 сентябрьдән 21енә кадәр Сочида үтә. Конференциянең темасы - китапханәләрнең нәтиҗәлелеге: үсеш функцияләре һәм модельләренең күптөрлеге.
    Аны оештыручылар китапханә җитәкчеләре катнашында үткән бу конференция мондый учреждениеләрне заманчалаштыру һәм үстерү юлларын билгеләргә мөмкинлек бирәчәк, дип саныйлар, чөнки китапханәләр җәмгыятьнең иң перспективалы өлеше - яшьләргә хезмәт күрсәтә бит.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: