Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлатның ике мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 1әр миллион сумлык Грантка ия булды

    Шәһәрнең ике - "Әкият" һәм "Камыр Батыр" балалар бакчалары "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" республика конкурсында җиңү яулап, 1әр миллион сум Грантка ия булдылар.

    Әлеге Грант узган елдан башлап республиканың ике дәүләт теле - рус һәм татар телләрен өйрәтүдә югары нәтиҗәләргә ирешкән иң яхшы балалар бакчаларына бирелә. Бүген, 18 июньдә Казанда узган ТРда мәктәпкәчә белем бирү елына йомгаклау тантанасында бакча мөдирләре Фәйрүзә Якупова һәм Венера Мәрданшинага сертификат тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: