Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлатның мәшгульлек үзәгендә Эш бирүче көне үтте

    Бүген мәшгульлек үзәгендә үткән Эш бирүче көнендә үзәккә 400ләп кеше мөрәҗәгать иткән.

    Эш бирүчеләр - шәһәрдә яңа төзелеп килүче "Шифа+" сәүдә үзәгенең кадрлар бүлеге хезмәткәрләре халык арасында анкеталаштыру үткәргәннәр. Сәүдә үзәге халыкка тәкъдим итә торган һөнәрләр спектры киң, шуңа да алар кергән анкеталарны җентекләп өйрәнеп, 10 февральгә кадәр мөрәҗәгать итүчеләр белән аерым шалтыратып сөйләшергә җыеналар. Шуннан соң укытулар башланып китәчәк икән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: