Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатның Ватан сакчылары юбилей медальләре белән бүләкләнде

Ватан сакчысы көненә багышланган тантаналы чарада районның 10 Бөек Ватан сугышы ветераннары юбилей медальләре белән бүләкләнде. Җиңүнең 70-еллыгына багышланган бүләкләрне район башлыгы Равиль Кузюров тапшырды, шунда ук 100гә якын сугышчы-әфганчы да РФ Саклану министрлыгының медальләре бүләкләренә лаек булды.

Тантаналы чараның мәртәбәле кунаклары - Бөек Ватан сугышы ветераннарының толлары булды. Аларның һәркайсы "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Равиль Кузюровтан истәлекле яулыклар һәм чәчәкләр алдылар. Ватан сакчысы бәйрәме район башлыгы Равиль Кузюров, хәрби комиссар Заһир Абдуллин, районның ветераннар Советы рәисе Разия Садретдинова һәм башкалар чыгышы белән дәвам итте. Бу көнне район ир-атлары хөрмәтенә мәдәни үсеш үзәге музыкаль-бию номерлары әзерләгән.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X