Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатның яшь йөзүчеләр разряд нормалары үтәп кайттылар

Балалар яшүсмерләр спорт мәктәбендә йөзү секциясендә шөгыльләнүче яшь спортчылар Татарстан беренчелегенә III өлкәннәр разрядын үтәп кайтты.

- Беренчелек шул көннәрдә Казанның "Акчарлак" спорт комплексы бассейнында үтте, анда Татарстанның барлык район-шәһәрләреннән иң оста яшь йөзүчеләр катнашты, араларында олмпия резервы мәктәбеннән спортчылар да бар иде, - ди ДЮСШның йөзү буенча тренер-инструкторы Илсур Нәбиуллин. Нурлат спорт мәктәбеннән Инсаф Гайнуллин брасс стилендә 100 метрлы арада һәм 200 метрга комплекслы йөзүдә III өлкәннәр разрядын үти алды. Кызлардан Анастасия Ильина 100 метрга чалкан йөзүдә шундый ук разрядка ия булды.
Узган ял көннәрендә исә яшь йөзүчеләребез Яңа Чишмәдә зона беренчелегендә уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Анда республиканың төрле районнарыннан ун команда катнашкан. Нурлатлылардан Сергей Французов - ирекле, Инсаф Гайнуллин - брасс стилендә, Анастасия Ильина һәм Роман Мещанкин чалкан йөзүдә үз дистанцияләрендә җиңүче исемнәре яулаганнар. Сергей Французов исә III өлкәннәр разряды нормасын да үти алган. Моннан тыш, Анастасия Ильина - иркеле, Камилла Камалетдинова брасс стильләрендә - II, Ольга Иванова чалкан йөзүдә, Роман Мещеряков ирекле стильдә III урыннар алганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Спорт