Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатның үз радиосы бар

Ниһаять, нурлатлыларның да музыка тыңлау гына түгел, ә үзләренең дә DFM-Нурлат эфирында аралашу мөмкинлеге туды. Бу яңалык шәһәрлеләрне генә түгел, ә район халкын да сөендерде, чөнки радио Нурлат районын тулаем колачлый.

Җирле тапшырулар беренче көннәреннән үк аудиториядә кызыксыну уятты, тыңлаучыларның күпчелеге яшьләр. Алар кыска хәбәрләр ярдәмендә алып баручылар белән элемтәгә дә керәләр, ә тиздән студиядә телефон шалтыратуларын да кабул итәргә планлаштыралар. Хәер, планнар моның белән генә чикләнми әле: авторлык программалары эшләү, эфирда котлаулар бирү - радиотыңлаучылар өчен әзерләнгәннәрнең бер өлеше генә әле болар. Һәм инде бүгеннән үк оештыручыларның кайбер идеяләре тормышка ашырыла. Мәсәлән, һәркөнне кызыклы темалар сайлана, мисал өчен, сишәмбе төрле сынамышлар турында сөйләштеләр. Ә беренче туган көннәрендә сүз, әлбәттә, радио турында барды: викториналар, конкурслар үткәрелде, иң яхшы котлауга бәйге дә булды.
- Туган көндә дә хәбәрләр күп булды, хәзер дә бихисап, - ди баш мөхәррир Алсу Усманова. - Бу бик кызыклы аралашу чарасы, безнең эфирны түземсезлек белән көтәләр, рәхәтләнеп аралашалар. Күрше район-өлкәләрдән тыңлаучыларыбыз булуы да күңелле, - ди ул.
Даими тыңлаучыларның приемниклары 102,4 FM дулкынына көйләп куелган инде, һәм күпләр җирле чыгарылышларның вакытын да беләдер. Эш көннәрендә нәкъ 11дә һәм кичке 4тә, ялларда берәр сәгатькә алданрак аларны көтеп алган позывнойлары көтә. Ә алда - бер сәгать яхшы кәеф вакыты.
Бу әлегә тыңлаучыларның да, тулаем радиостанциянең дә беренче адымнары, ягъни үз көчләрен сынаулары. Чыгарылышлар әлегә тест режимында бара. Хәер, башлангычы салынган инде, һәм коллективның энтузиазмы, үз эшләрен яратулары бу радиодулкынга озакка сузылган мәхәббәт уята алырлардыр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев