Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлатта 100 яшьлек юбилярны котладылар

    Бүген Нурлатта тыл хезмәтчәне Антонида Серова үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

    Юбилей көнендә аны улы Александр, якыннары, күршеләре котладылар. Район башлыгы Равил Кузюров, ТР Дәүләт Советы аппаратының оештыру бүлеге начальнигы Ришат Хафизов та юбилярны гомер бәйрәме белән тәбрикләделәр. Равил Әфраимович йөзьяшәрне РФ һәм ТР Президентлары Владимир Путин, Рөстәм Миннеханов һәм үз исеменнән котлап, бүләкләр тапшырды, аңа сәламәтлек теләде. Шунда ук район башлыгы тыл хезмәтчәненә "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына" юбилей медален дә беркетте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: