Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлатта 2 яшьлек бала тәрәзәдән егылган

    15 июльдә район үзәк хастаханәсенең приемный покой бүлегенә күпкатлы йортның 2нче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән 2 яшьлек сабыйны китерәләр.

    Башкортостаннан кунакка кайткан бала тәрәзә төбеннән москит челтәрен төртеп егылып төшкән. Уң як умрау сөяге сынган бала хастаханәнең хирургия бүлегенә озатылган. Россия МВДсының Нурлат районы бүлеге штабында хәбәр итүләренчә, балаларның тәрәзә төбеннән егылып төшү очраклары җәен аеруча да арта икән. Шуңа да алар әти-әниләрнең үз балаларына игътибарлы булуларын сорыйлар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: