Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта: “Ак калфак” татар гаиләсе гореф-гадәтләрен торгызмакчы

"Ак калфак" иҗтимагый оешмасының Нурлат бүлеге бюро әгъзаларының 27 октябрьдә үткән утырышында сүз оешманың киләсе елга эш планы турында сөйләшүдән башланса да, төп фикерләшү "Киленбикә" конкурсы хакында иде.

Аның программасы каралды, ул кызыклы тәкъдимнәр белән тулыландырылды. Конкурс дүрт кустта үткәреләчәк, аның йомгаклау этабы Әниләр көненә багышланган район бәйрәмендә узачак. Катнашучылар арасында җиде номинация буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк. Оешма җитәкчесе Фәүзия Мөхәммәтова, Бөтендөнья Татар Конгрессы башкарма комитетының Нурлат бүлеге җитәкчесе Фәридә Сәгыйрова, район башкарма комитетының мәдәни үсеш бүлеге бүгеннән аңа әзерлек эшен җәелдерәчәкләр. Чараның мәгълүматый партнерлары - район газетасы һәм җирле телевидение.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Ак калфак