Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлатта ала миләүшәләр чәчәк аткан

    Нурлаттан Наталья һәм Николай Блиновларның теплицаларында быел 20 төрдәге 100 меңнән артык чәчәк үсентесе үсә.

    Блиновлар чәчәкләрне дистәләр, йөзләр белән түгел, меңнәр белән санарга гадәтләнгән. Шулай булмый мөмкин дә түгел - менә ничә ел рәттән шәһәр урамнарын нәкъ менә аларның теплицасында үскән аллы-гөлле чәчәкләр дә бизи бит. Быел чәчәкләрнең санын тагы да арттырганнар, моның өчен узган елның көзеннән тагын бер - дүртенче теплицаларын төзеп калдырганнар, кышын иң беренче орлыкларны да шунда чәчеп үстергәннәр.
    - Беренче булып петунияләрне әле декабрь аенда ук чәчкән идек инде. Аннан бархатцылар, сальвияләр, бегония, яраннар, канәфер, астралар китте, - диләр Блиновлар. - Аларны акрынлап башка теплицаларга күчереп утырттык. Тик быел яз кояшлы көннәре белән әлләни сөендерми, шуңа да үсентеләр чәчәк атарга ашыкмый әле.
    Шулай да табигать үзенекен итә - бер читтә ала миләүшәләр чәчәк ата башлаган, бархатцы түтәлләре дә акрынлап сары төскә күмелә бара. Кояш туры карый башлау белән шәһәр урамнарына, нурлатлыларның бакчаларына күченеп, сөенеч һәм ямь биреп утырачак алар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: