Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта армия сафларына китәчәк егетләрне традицион озату кичәсе узды

Көзге чакырылышта районнан армия сафларына китәчәк 85 егетнең тәүге партиясе ноябрьнең беренче декадасында юлга кузгалачак.

Дүшәмбе көнне көзге чакырылышта армия сафларына китәчәк егетләрне традицион озату кичәсе узды. Нурлат егетләренең хәрби хезмәткә йөз процент әзер булуын фойеда узган күрсәтмә чыгышлардан да аңларга була иде. Мәктәп укучылары район башлыгы Равил Кузюровка хәрби һәм физик әзерлекләрен урында ук күрсәттеләр.
- Армия хезмәте-тормыштагы мөһим этапларның берсе, - диде район башлыгы егетләргә мөрәҗәгать итеп. - Бүгенннән сез илебез иминлеге һәм аның киләчәге өчен җавап тотасыз. Бер ел - кыска срок. Әмма шул арада Устав, дисциплина буенча яшәчәксез. Нурлат егетләре сынатмас дип уйлыйм. Район җитәкчелеген, әти-әниләрегезне, якыннарыгызны бары яхшы хәбәрләр белән генә сөендереп торыгыз. Егетләргә матур хезмәт, ә әти-әниләргә сабырлык телим.
Егетләргә хәерле юл теләгән хәрби комиссар Заһир Абдуллин бу көннең истә кала торган чара булуын ассызыклап, хәрби комиссарның һәр солдат өчен җаваплылыгын да хәбәр итте.
- Армия хезмәте - ул чыныгу мәктәбе, - диде хәрби комиссар. - Нәкъ менә армия сафлары гына чын ир-ат тәрбияли дә. Без сезнең һәрберегезне туган җиребездә көтәбез.
Район җитәкчелеге, ата-аналар алдында барлык призывниклар өчен җавап сүзе белән чыгыш ясаган Роман Трофимов Нурлат данын бары яхшы яктан гына танытырга сүз бирде.
Традиция буенча чарада яшьләрне армия сафларына әзерләүче, хәрби-патриотик тәрбиягә зур өлеш кертүче буын да билгеләп үтелде. Бер төркем хәрбиләргә юбилей медальләре һәм Мактау грамоталары, ТР хәрби комиссарының Мактау грамоталары да тапшырылды.
Бу көнне егетләргә юл теләкләрен җиткерүчеләр шактый булды.
- Иң мөһиме - балаларның сау-сәламәт әйләнеп кайтуы, - диде барлык аналар исеменнән чыгыш ясаган Гүзәлия Сираҗетдинова. Бу чакырылышта ул олы улы Ленарны армия сафларына озата. - Балам олы тормыш юлын армия мәктәбеннән башларга ниятләде. Югары уку йортын тәмамлагач, эшкә урнашканчы хәрби хезмәт узып кайтырга булды.
Армиягә чакырылучылар көне традиция буенча бәйрәм концерты , котлаулар, булачак солдат әниләренең иңнәренә ак яулыклар салу, шәхсән район башлыгы Равиль Кузюровның егетләгә юл күчтәнәчләрен тапшыруы белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат