Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлатта балык тоту буенча ярышлар узды

    Якшәмбе көнне "Алтынка" буасында балык тоту буенча узган ярышларда районнан барлыгы 28 балыкчы көч сынашты. Шулар арасында ике хатын-кыз да бар иде.

    - Чараны нигездә үзебезнең сатып алучылар арасында үткәрдек, - ди бу ярышларны оештыручы "Дом рыбака" кибете хуҗасы Илдар Хәсәнҗанов. -2013 елның 17 декабреннән эшли башлаган кибетебезнең үз клиентлары бар. Аннан районда спорт ярышлары күп уздырыла. Без дә үз төребез буенча район күләмендә бәйге үткәрергә булдык. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, конкурс начар узмады.
    "Җиңүгә өмет" номинациясендә 10 яшьлек Наталья Вечкитова һәм 72 яшьлек Саҗидә апа Хәйруллинаны биноколь һәм термос белән бүләкләделәр. "Иң зур балык тотучы" Виталий Каралюк, "Иң күп балык тоткан" (93 данә) Дмитрий Синдиряков һәм "Иң зур балык каптыручы" (7,6 килограммм) Алексей Лапин "Дом рыбака" кибетеннән 5әр мең сумлык сертификатларга ия булдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: