Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлатта фермерлар ассоциациясе рәисен сайлау кисәк борылыш алды

    Бүген, 28 февральдә, Нурлатта район башлыгы Равил Кузюров, гаилә фермерлары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм төрле банк вәкилләре катнашында үткән җыелышта районның фермерлык ассоциациясе оештырылды, ачык тавыш бирү юлы белән аның 5 кешедән торган Советы сайланды.

    Аның составына Геннадий Кириллов, Закир Мустафаев, Радик Хәнәфиев, Минтаһир Шаһиәхмәтов һәм Ильяс Тямаев керде. Ассоциациягә җитәкче сайлау исә катнашучыларда зур активлык кузгатты. Рәислеккә тәкъдим ителгән Радик Хәнәфиев әлеге посттан баш тарткач, фермерлар тагын ике - Рәис Ганиев һәм Эдуард Ивановның кандидатураларын керттеләр. Нәтиҗәдә, актив фикер алышулар һәм һәр фермерның сайлау алды чыгышы белән танышканнан соң фермерлар рәис итеп Тимерлек авылыннан фермер хуҗалыгы башлыгы Эдуард Ивановны сайладылар. Җыелышта фермерлар шулай ук үзләрен борчыган проблемаларны кузгаттылар, фикер алыштылар, район җитәкчелегенә теләк-тәкъдимнәрен җиткерделәр. Ә районда оешкан фермерлар ассоциациясе нәкъ менә фермерларның проблемаларын хәл итәргә булышу, аларны берләштерүне максат итә дә. "Фермерлар ассоциациясе хакимият белән фермерларны бәйләүче звено булырга тиеш", - дип йомгак ясады район башлыгы җанлы аралашу рәвешендә барган сөйләшүгә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: