Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта Халыклар Дуслыгы йорты ачылды

Бүген, 27 июньдә, эш визиты белән Нурлатка Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миннеханов килде. Мәртәбәле кунакларны Президент вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миннеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ЧР Дәүләт Советы рәисе Юрий Попов, ЧР Дәүләт Советы депутаты Николай Угаслов һ.б. Республиканың чуваш милли - мәдәни Советы рәисе...

Бүген, 27 июньдә, эш визиты белән Нурлатка Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миннеханов килде. Мәртәбәле кунакларны Президент вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миннеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ЧР Дәүләт Советы рәисе Юрий Попов, ЧР Дәүләт Советы депутаты Николай Угаслов һ.б. Республиканың чуваш милли - мәдәни Советы рәисе Константин Яковлев һәм башка рәсми затларны район башлыгы Равил Кузюров каршы алды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов һәм кунаклар нурлатлыларның тагын бер зур шатлыгы белән дә уртаклаштылар: Нурлатта реконструкциядән соң Халыклар Дуслыгы йорты ачылды. 2000 елларда төзелеп тә соңгы 5 елда буш торган бина район башлыгы Равил Кузюровның инициативасы белән күпфункцияле мәдәният учагы итеп үзгәртелде. Подрядчылар - "Нурлат-Еврострой" оешмасы хезмәткәрләре бер ел эчендә республика һәм район бюджетларыннан бирелгән 10 миллион сумнан артык суммага ремонт-төзелеш эшләре үткәрделәр. Китапханә, спорт залы, "Форпост" яшьләр формированиесе, диаспоралар бүлмәләре, полициянең терәк пункын һәм башкаларны үз эченә алган Халыклар дуслыгы йортын ачу тантанасында катнашкан Рөстәм Миннеханов нурлатлыларны өй туе белән котлады.
- Төбәгебезнең, районыбызның иминлеге төрле конфессия вәкилләренең үзара матур яшәвенә бәйле, - диде Рөстәм Миннеханов яңа объектны төзүгә өлеш кертүчеләргә рәхмәт белдереп. - Мәдәниятне, телне һәм йолаларны саклаучы объектта, һичшиксез, тормыш кайнап торыр һәм бу милләтара татулыкны тагы да ныгытуга хезмәт итәр.
Тантана барышында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миннеханов Халыклар дуслыгы йортына җиһаз сатып алу өчен сертификат та тапшырды.
Район башлыгы Равил Кузюров Нурлатның Халыклар Дуслыгы йорты бер дигән офислар һәм мәдәни үзәк кенә түгел, милли оешма вәкилләренең очрашу урыны булачагын да белдерде. "Иң мөһиме районда дус-тату яшәүче төрле милләт вәкилләре хәзер бер түбә астында очраша, бергәләшеп чаралар оештыра алачак", - диде район башлыгы.
Кунаклар Халыклар дуслыгы йорты күршесендәге "Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе инициативасы белән салынган сквер да районда яшәүче халыкларның бердәмлеген милләтара татулыгын чагылдырачак, мәдәни-массакүләм чаралар уздыру урыны булачак. Янәшәдәге Медведский скверында да соңгы елларда масштаблы эшләр үткәрелде. Биредә балалар өчен кече архитектур формалар да булдырылган.
Кунаклар кабинетларны карады. Делегация визитын "Уяв" IX Бөтероссия чуваш милли мәдәнияте бәйрәмендә дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат