Нурлатта иң яхшы участковыйны ачыклыйлар
Бу көннәрдә "Халык участковые" Бөтенроссия конкурсының район туры бара.
Анда бездән 10 участок уполномоченные катнаша. Конкурста катнашучы полициянең өлкән лейтенанты Радик Нагуманов, капитан Илназ Шәрәфетдинов, майор Рәүхәт Шәфигуллин, капитаннар Александр Гаврилов, Федор Белов, өлкән лейтенантлар Руслан Зәйнуллин, Сәлим Сабиров, Алмаз Мөхәммәтҗанов, майор Фәнис Тәмаев, һәм капитан Ринат Төхвәтуллин өчен сез дә тавыш бирә аласыз. Моның өчен nar.uchastkowyi-nurlat@yandex.ru электрон почтасына участок уполномоченныеның исем-фамилиясен күрсәтеп хат юлларга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев