Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта җирле шагыйрә Антонина Халипа иҗатына багышланган кичә үтте

Узган атнада "Музей язы-2015" еллык акциясе кысаларында Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музеенда музей каршындагы әдәби салонның җирле шагыйрә Антонина Халипа иҗатына багышланган утырышы үтте.

Кичәне музей директоры, салон җитәкчесе Флюра Морзаханова ачып җибәрде.
- Поэзия рухи яктан баета, ул тормышыбызның бер өлеше, - диде ул. - Антонина Алексеевнаның шигырьләре белән без беренче тапкыр "Зирәклек" клубы утырышында танышкан идек. Һәм бу иҗат кичәсен без аның китабы дөнья күрүгә багышладык.
Иҗат кичәсе диалог формасында үтте. Төрле сораулар яңгырады: автор беренче шигырен кайчан язган, аларда автобиография чагылыш табамы, көннең кайсы вакытында илһам ешрак килә һәм башкалар. Һәм Антонина Халипа һәр сорауга үзенең әсәрләре белән җавап бирде. Аларда ул табигать үзгәрешләрен дә, район һәм шәһәр тормышын да, үз кичерешләрен дә яктырта. Дуслары Серафима Абрамова белән Александра Леснякова да шагыйрә турында бик күп җылы сүзләр җиткерделәр.
Кичәнең беренче өлеше җыентыкка кергән әсәрләр белән танышуга багышланса, икенчесендә хәрби тематикага җырлар яңгырады. Һәм бу кичә юкка гына Язгы игелек атнасында үткәрелмәгәндер, чөнки шагыйрә баштан ук залдагыларны "Исәнмесез, игелекле кешеләр!" дип сәламләде бит. Ә Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан килгән һәркемнең күкрәген Георгий тасмасы бизәде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X