ХӘБӘРЛӘР
Нурлатта исерекләр “ауга чыккан”
Район юлларында исерек машина йөртүчеләр арткан. 23 июнь көнне генә ЮХИДИ хезмәткәрләренә ике исерек машина йөртүчене тоткарларга туры килгән.
Нурлат-Чуваш Тимерлеге автоюлында Оренбург өлкәсеннән командировкага килгән исерек машина йөртүче руль артында йоклап китә. Нәтиҗәдә, кран-манипулятор юл кырыена төшеп каплана. Шөкер, машина йөртүче зыян күрми. Шул ук көнне 17.45 сәгатьтә ЮХИДИ хезмәткәрләренә "Шевроле-Ланос" машинасы шоферы артыннан куарга туры килә. Исерек машина йөртүче ЮХИДИ хезмәткәрләренә буйсынырга теләми. Әлбәттә, җаваплылыктан ычкына алмый ул.
Якын көннәрдә генә район юлларында 10 вак юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Кузайкино-Нурлат автоюлында "Лада -Гранта" машинасының каршы як полосага чыгып "Рено-Логан" машинасы белән маңгайга-маңгай бәрелүе нәтиҗәсендә 14 яшьлек бала зыян күреп хастаханәгә эләккән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев