Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта коронавируска каршы вакциналаштыру дәвам итә

​​​​​​​Хәзер нурлатлыларга коронавируска каршы препарат порциясен алу өчен бишәр кеше җыелырга кирәкми: «Спутник V» вакцинасы флаконнары берәр кешегә исәпләнгән.

 – Узган елның 25нче декабреннән башлап, 515 нурлатлы коронавируска каршы вакцина ясатты. Бүгенге көнгә барлыгы 860 доза кайтты, – диде Нурлат районы үзәк хастаханәсе баш табибының эпидемиологик мәсьәләләр буенча урынбасары Татьяна Соренкова.

 Нурлатлылар прививкалау кампаниясендә көннән-көн активрак катнашалар. Һәм баш табиб урынбасары сүзләренә караганда, өлкән буын кешеләре моңа аеруча җаваплы карый икән: прививка ясаткан кешеләрнең 160ы 60 яшьтән өлкәнрәкләр.

Коронавируска каршы прививканы бөтен коллективлары белән ясатучылар да бар. Мисал өчен, вакцинаның беренче компонентын Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче һәм эшләүче 50ләп кеше алган. Инде яңа исемлек әзерләгәннәр, аңа 20 кеше кергән.

 – Аларның барысы да үзләре прививка ясатырга теләк белдерде, – диде интернат-йорт директоры Евгений Савинов.

 Бу җәһәттән интернат-йортның сату-алулар буенча белгече Наилә Мостафина үз коллегаларына үрнәк булган.

– Узган ел бик каты салкын тидереп авырдым, шуңа беркемне дә тыңламыйча, вакцина ясатырга булдым, – диде ул. – Мин вакцинаның икенче компонентын алдым инде һәм үземне яхшы хис итәм. Хәзер учреждениебезнең башка хезмәткәрләре дә вакцина ясатырга булды. Бу карарны һәркем аңлап кабул итте, чөнки шул рәвешле генә без яңа инфекцияне җиңә алачакбыз.

Билгеле булганча, вакцинаның беренче һәм икенче компонентлары арасы 21 көн тәшкил итә. Һәм бу чорда аеруча сак булып, коронавирус йоктырмау бик мөһим.

– Моның өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, дөрес тукланырга кирәк, – дип билгеләп үтте Татьяна Геннадьевна. – Иммунлаштыру нәтиҗәле үтсен өчен, диетологлар күбрәк аксымлы: ит, йомырка, балык һәм башка шундый ризыклар ашарга киңәш итәләр, ул организмда антитәнчекләр барлыкка килүгә ярдәм итә. Прививкадан соң өч көн мунча, сауна керергә, инъекция урынына су тидерергә, исерткеч эчемлекләр эчәргә ярамый.

Вакцина ясатыгыз

Бәйрәм һәм ял көннәрендә – 21, 22 һәм 23 февральдә Нурлат районы үзәк хастаханәсенең 221нче кабинетында 8.00дән 12.00гә кадәр балигъ булган һәр нурлатлы коронавирустан түләүсез вакцина ясата алачак. Үзегез белән паспорт, полис һәм амбулатор картагызны алырга һәм башта 222нче кабинетта медосмотр узарга онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев