Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта кышын да төзелеш туктамый

Кичә, 14 декабрьдә, район башлыгы Равил Кузюров районда һәм шәһәрдәге берничә төзелеш объектында булып, алардагы эшләрне карап чыкты. Иң элек ул Каравыл Тавы авылындагы күпфункцияле мәдәни үзәк төзелешенә барды. Әлеге объект 1987 елда төзелгән элеккеге клуб урынында булачак, һәм бу үзәк республика программасы буенча төзелә. Бүгенге көндә биредә нигез салу...

Кичә, 14 декабрьдә, район башлыгы Равил Кузюров районда һәм шәһәрдәге берничә төзелеш объектында булып, алардагы эшләрне карап чыкты.
Иң элек ул Каравыл Тавы авылындагы күпфункцияле мәдәни үзәк төзелешенә барды. Әлеге объект 1987 елда төзелгән элеккеге клуб урынында булачак, һәм бу үзәк республика программасы буенча төзелә. Бүгенге көндә биредә нигез салу эшләре бара. Равил Кузюров объектның подрядчы оешмасы җитәкчесе Салихҗан Мөлековка эшләрнең графигын булдырырга һәм аны план буенча алып барырга кирәклеген әйтте. Шулай ук күпфункцияле үзәк 2015 елда тапшырылрга тиеш, диде.
Шәһәрдә исә район башлыгы иң элек Төньяк-Көнчыгыш микрорайонында булачак балалар бакчасының төзелеш мәйданчыгында тукталды. Равил Әфраимович бакча төзү эшләрен тиз арада башларга, дигән катгый таләп куйды. Шуннан соң, шәһәрдәге кайбер күпфатирлы йортлада түбәләр алыштыру эшләре каралды. "Бүгенге көндә ун йортта түбәләрне ике кыеклыга үзгәртеп кору эшләре бара. Шуның сигезе "Татнефть" акчаларына, икесе 185нче Федераль закон нигезендә башкарыла", - диде район башкарма комитетының төзелеш бүлеге начальнигы Илнур Бәхтияров. Равил Кузюров исә әлеге йортлардагы түбәләрнең барысын да бер типта ясарга киңәш итте.
Аннан делегация район үзәк хастаханәсе поликлиникасындагы, акушерлык бүлегендәге ремонт эшләрен карап чыкты. Монда куелган срокларга сыешу турында җитди сүз булды. Мисал өчен Равил Кузюров акушерлык бүлегендәге эшләрне яңа елга кадәр төгәлләргә кушты.
Алдагы ике объект - Яшьлек микрорайонындагы мунчадагы һәм шикәрчеләр бистәсендәге Халыклар дуслыгы йортындагы ремонт эшләренә килгәндә, аларда финанс средстволарын үзләштерү буенча килеп туган вәзгыятьне җентекләп һәм тиз арада хәл итергә дигән катгый күрсәтмә бирелде. Шулай ук район башлыгы Халыклар дуслыгы йортына җылылык бирүне озакка сузмаска, диде. Монысы яңа елга кадәр булачак, дип ышандырдылар җаваплы затлар.
Ремонт-төзелеш эшләрен карап чыгуда район һәм шәһәр башкарма комитетлары җитәкчеләре һәм бу эшләре өчен җаваплы ведомство вәкилләре дә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат